Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортында стационар формада күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеге

Социаль-көнкүреш хезмәтләр:

Социаль хезмәт күрсәтү өчен бүлмәләр бирү, шул исәптән:

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслаган нормативлар нигезендә, яшәү өчен бүлмәләр бирү

Бүлмәләрне җыештыру

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслаган нормативлар нигезендә, йомшак инвентарь һәм санитария-гигиена товарлары белән тәэмин итү

Сәламәтлек торышы буенча үз-үзләрен карый алмый торган затларга гигиена хезмәте күрсәтү

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслаган нормативлар нигезендә, туклану белән тәэмин итү

Ашатырга булышу

Социаль хезмәттән файдаланучы акчасы хисабына почта корреспонденцияләре  җибәрү

Медицина оешмаларына транспорт белән алып баруны оештыру

Социаль-медицина хезмәтләре:

Табибның медицина тикшерүен оештыру

Табиб билгеләгән медицина процедураларын үткәрү

Социаль хезмәттән файдаланучыларның сәламәтлеге торышын, аларның сәламәтлек буенча тайпылышларын ачыклау максатыннан даими күзәтеп тору

Социаль хезмәттән файдаланучыларның сәламәтлеге торышын күзәтү белән бәйле процедураларны үтәү

Сәламәтләндерү чаралары үткәрү

Сәламәт яшәү рәвеше булдыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү

Адаптив физик культура буенча дәресләр уздыру

Социаль-медицина мәсьәләләре буенча консультация бирү

Социаль-психологик хезмәтләр:

Социаль-психологик консультация бирү, шул исәптән эчке гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча

Психологик ярдәм күрсәтү

Социаль-педагогик хезмәтләр:

Социаль-педагогик коррекция, шул исәптән диагностика һәм консультация бирү

Позитив кызыксыну тудыру

Ялны оештыру

Социаль-эш хезмәтләре:

Хезмәт мөмкинлекләрен файдалану һәм булдыра алган һөнәри күнекмәләргә өйрәтү буенча чаралар үткәрү

Инвалидларга аларның сәләтләренә туры килерлек белем һәм (яки) һөнәр алуларында ярдәм оештыру

Эшкә урнашуда булышлык итү

Социаль-хокукый хезмәтләр:

Социаль хезмәттән файдаланучыларның документларын рәсмиләштерүдә һәм яңартуда ярдәм күрсәтү

Юридик хезмәтләр алуда ярдәм күрсәтү

Яшәү мөмкинлекләре чикле социаль хезмәттән файдаланучыларның коммуникатив потенциалын арттыру максатындагы хезмәтләр:

Инвалидларны карау средстволарын һәм техник тернәкләндерү чараларын кулланырга өйрәтү

Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрү

Социаль хезмәт күрсәтү кагыйдәләре – түләүле яки түләүсез яки өлешчә түләүле

1. Картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортында стационар формада социаль хезмәтләр түләүле яки өлешчә түләүле күрсәтелә, 2 нче пунктта күрсәтелгән социаль хезмәттән файдаланучылардан кала.

2. Картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортында стационар формада социаль хезмәтләр түләүсез күрсәтелгән затлар:

а) гадәттән тыш хәлләр, кораллы милләтара (этникара) конфликтлар нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр;

б) ялгыз яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалидлары;

в) ялгыз яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар.

Социаль хезмәт күрсәткән өчен түләүнең күләме

Картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортында стационар формада социаль хезмәтләр күрсәтүгә түләүнең күләме социаль хезмәт тарифлары нигезендә исәпләнгән социаль хезмәт бәясенә туры килә, ләкин ул социаль хезмәттән файдаланучының җан башына туры килгән кереме күләменең 75 процентыннан артмаска тиеш.



Вторник, 20 сентября 2022, 17:13